Пятница 24 мая 2024 г.
Фаджр
02:43
Восход
04:43
Зухр
12:38
Аср
17:52
Магриб
20:27
Иша
21:57
Вконтакте Одноклассники Youtube

Обращение Муфтия Тюменской области по случаю наступления благословенного месяца Рамадан 1444 года Хиджры

Обращение Муфтия Тюменской области по случаю наступления благословенного месяца Рамадан 1444 года Хиджры
22 Марта 2023 года

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазан айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакълану, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.

Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһ Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куввәт сорыйбыз.

Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгәллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.

Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинчелеге бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.

Аллаһ Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куввәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.

Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!

Диния Нәзәрәте һәм үз исемемнән сезне Рамазан ае җитүе белән тәбриклим!

Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһ Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньяның бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин!

С Именем Аллаха Милостивого и Милующего… Хвала Всевышнему Аллаху… Мир и благословение Его Посланнику Мухаммаду

Уважаемые братья и сёстры!

По милости Аллаха мы разделяем чувства радости со всеми мусульманами земного шара, которые в течение всего года с нетерпением ждали наступления священного месяца Рамадан. Этот месяц дарует нам возможность провести анализ нашей жизни за прошедший год, покаяться за свои грехи пред Всевышним.

Начало Рамадана – это милость Аллаха, середина – прощение, конец – спасение от мук ада. Рамадан – месяц Корана. В нем есть ночь, которая лучше тысячи месяцев. Всевышний Аллах повелел нам поститься в этом месяце, поэтому мусульмане, следуя завету Всевышнего увеличивают свое поклонение, держат пост, выплачивают милостыню. Все это еще больше приближает нас к Аллаху, вселяет в наши сердца уверенность и спокойствие, делает нас счастливыми. Пост в месяц Рамадан укрепляет нашу нравственность, учит нас взаимопониманию и взаимоуважению. Рамадан – это самое лучшее время в жизни верующего. Это месяц благих дел, проявления сострадания. Рамадан - это вестник надежды на милость Аллаха.

Весь исламский мир проявляет радость по случаю наступления Рамадана. Пусть Аллах в этот месяц укрепит единство, братство, духовные узы верующих. По милости Всевышнего мы в едином порыве окунемся в мир духовной благодати. Пророк Мухаммад, мир ему, сказал: «Кто держит пост с верой и надеждой на награду Аллаха, простятся ему его грехи».

Прошу Создателя Миров в Рамадан уберечь людей от совершения греховных поступков, помочь людям с достоинством выстоять все дни поста, исполнить все веления Творца и предписания Благородного Корана, увеличить богобоязненность людей и научить их совершать как можно больше милосердных поступков. В хадисе-кудси, переданном пророком Мухаммадом (саллаллаху алейхи ва саллям), сказано об этом: «Каждое благодеяние сына Адама увеличивается от десяти до семисот раз, кроме поста: пост соблюдается для Меня, и Я воздам за него».

Да поможет нам Аллах в совершении этого великого вида поклонения.

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме